Ссылки 
 
Представительство Ассамблеи народов Татарстана в Елабужском районе
Елабужское отделение «Общественные организации кряшен РТ»
Национально-культурная автономия марийцев Елабужского района
Национально-культурная автономия удмуртов Елабужского района
Национально-культурная автономия азербайджанцев г. Елабуги и Елабужского района
Фольклорный татарский ансамбль «Сююмбике»
Народный татарский ансамбль «Райхан»
Народный русский ансамбль «Забавушка»
Удмуртский фольклорный ансамбль «Инвожо»
Чувашский фольклорный ансамбль «Нарспи»
Детский фольклорный ансамбль «Сэйлэн»
Детский азербайджанский ансамбль танца «Назлы»
Детский фольклорный ансамбль «Марийские зори»
«Я родом из…»
Этнокультурные образовательные учреждения
МОУ «Старо-Куклюкская средняя школа»
МОУ «Больше-Шурнякская средняя школа»
Этнокультурный детский лагерь
Видеоуроки «Изучаем языки»

Гүзәл Әдһәм

Шакирова Гүзәл Әдһәм кызы 1957 елда Арча районы Наласа авылында укытучы гаиләсендә туган.Арча педагогия училищесын уңышлы тәмамлагач, КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала.Актаныш районы мәктәпләрендә татар теле һәм рус теле фәннәрен укыта, ә 1987 елда Казан дәүләт педагогия институтының рус бүлеген читтән торып тәмамлап, икенче югары белемен ала. Мәктәптә укыту белән беррәттән халык театры режиссеры вазифасын да бик теләп башкара, үзе үк төп рольләрдә дә уйный, Үзешчәннәрнең Бөтенроссия һәм Бөтенсоюз смотры лауреаты исемнәренә лаек була.

1990 елда гаиләсе белән Алабуга шәһәренә күчеп килгәч, татар гимназиясендә укытучы булып эшли, укытучыларның театр коллективы белән җитәкчелек итә.Соңрак Алабуга дәүләт педагогия университеты аспирантурасын тәмамлап, татар драматургиясе буенча диссертация яклый.Хәзерге вакытта Алабуга педагогия университеты доценты, филология фәннәре кандидаты.

Мәктәптә укыганда беренче хикәяләре район газетасында, "Яшь ленинчы" һәм "Ялкын"да басыла. Соңгы елларда тагын әдәби иҗат эшенә чумды , хикәяләре "Ватаным Татарстан", "Мәдәни җомга", "Мәйдан", "Алабуга нуры" газете- журналларында басылып килә.

"Сине миңа язлар алып килде" мелодрамасы белән "Яңа татар пьесасы" конкурсында катнашып, әлеге пьеса шул исемдәге җыентыкта басылып та чыкты. Үзе язган "Асылмалы күпер" повесте буенча эшләнгән нәфис фильм өчен сценариясе Яңа гасыр каналы уздырган конкурста җиңеп 3 урынга лаек булды.

2009 елда "Мәйдан" журналында Гүзәл Әдһәмнең "Тыкрык" повесте дөнья күрде.Ул шулай ук "Туфан Миңнуллин драматургиясе", "Мәктәптә Туфан Миңнуллин иҗатын өйрәнү" дигән китаплар авторы да.

Гүзәл Әдһәмнең матбугатта чыккан кайбер хикәяләре: "Җәүһәрия"("Мәйдан",2007, № 9), "Әкълимә" ("Ват. Татарстан",2008,29авг.),"Икәү" ("Ват. Татарстан", 2009, 27 март), "Ир җылысы"("Ват.Татарстан",2009, 14 авг.), "Сылу исемле кыз"( "Мәдәни җомга", 2009, 9окт.) һ.б.

Асылмалы күпер (повестьтан)

Коймак (архив, Microsoft Word 2007)

Үксү (архив, Microsoft Word 2007)

Әтнәби (хикәя)