Ссылки 
 
Представительство Ассамблеи народов Татарстана в Елабужском районе
Елабужское отделение «Общественные организации кряшен РТ»
Национально-культурная автономия марийцев Елабужского района
Национально-культурная автономия удмуртов Елабужского района
Национально-культурная автономия азербайджанцев г. Елабуги и Елабужского района
Фольклорный татарский ансамбль «Сююмбике»
Народный татарский ансамбль «Райхан»
Народный русский ансамбль «Забавушка»
Удмуртский фольклорный ансамбль «Инвожо»
Чувашский фольклорный ансамбль «Нарспи»
Детский фольклорный ансамбль «Сэйлэн»
Детский азербайджанский ансамбль танца «Назлы»
Детский фольклорный ансамбль «Марийские зори»
«Я родом из…»
Этнокультурные образовательные учреждения
МОУ «Старо-Куклюкская средняя школа»
МОУ «Больше-Шурнякская средняя школа»
Этнокультурный детский лагерь
Видеоуроки «Изучаем языки»

 Нәсих Әхмәдуллин

“Сөю hәм хыянәт” җыентыгыннан шигырьләр

Насих Сөнгатъ улы Әхмәдуллин Әлмәт районының Яңа Кәшер авылыннан. Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган. Врач. Институт тәмамлаганнан соң, Алабугада врач булып әшләде. Соңгы унбер елда Алабуганың атаклы медицина училищесында директор булып эшләде. Ныклы белемле, эрудит белгеч-педагоглар коллективы туплады.

Табиб, җитәкче булу белән бергә, әдәбият-иҗат өлкәсендә дә каләмен чарлый. Аның шигыръләр бәйләме бик бай.

Сөю-сәгадәт бакчасында сафлык та, пакълык та бар. Әмма, шул ук вакытта, ул бакчага ятларның кул сузуы да - өмсенүе дә - хыянәт тә янәшә атлый. Автор мәңгелек тема - Туган ил, туган щир - кендек каны тамган җиргә, саф йөрәкләрнең яна-көя яшәргә хаклы булуына мәдхияукый.

Беренче карашка самими булып тоелган шигъри тәлгәшләр сине шунда ук үзенә бөтереп алып кереп китә. Син дә, укучым, аның бу иҗат җимешен бер йотым су кебек укып чыгарсың. Шулай итеп, синец куңелдә-хәтердә ерактагы, ә бәлки якындагыдыр да, хатирәләр яңарыр...
Авторга иҗат уңышлары телик!

Алабугам

Анам жире, кошлар иле Алабугам!
Батыр ирләр, гүзәл кызлар синдә туган.
Онытылмас булып калды куңелемдә,
Сагынырмын инде сине, Алабугам!


Калды минем куңелемдә, Алабугам!
Үзәннәрең, текә ярың hәм күлләрең.
Йөрәгемнән китмәс инде синдә туган,
Кара кашлы, нәзек билле гүзәлләрең.


Алабугам, синнән китсәм, күңел нишләр?
Синдә калыр сөйгән ярым hәм дус- ишләр.
Онытылмас бергә булган айлы кичләр.
Синең өчен миндә булган кайнар хисләр.


Алабугам, Алабугам - Кама буе.
Урманыңда, кырларыңда кошлар моңы.
Гөмер үтәр, агар сулар, калыр бары
Сиңа гына дип аталган йөрәк җыры.

Әтигә

Тормышыңда бик күп газап курдең
Нәрсә әйтәсең ачы язмышка.
Армияда хезмәт иткән җирдән
Барып кердең ләгънәт сугышка.


Сугыш. Сугыш. Ил кайгысы булды
Күпме кисте ир-ат башларын.
Ерак җиргә Герман илләренә
Әтиемне илтеп ташлады.


Буйсынмыйча фашист боерыгына
Илеңне син аңа сатмадың.
Әрнүләргә тузми, туган җиргә
Хыянәтче булып кайтмадың.

Өзә алдың коллык чылбырларын,
Син батырлар белән бергәләп.
Кайттың кире көрәш мәйданына
Калмадың син анда тезләнеп.

Җиңү көннәрен дә каршы алдың
Морис-Торез - француз илендә.
Белмәдең шул газиз башкаеңның
Ни көткәнен туган җиреңне.

Бинәхакка хөкем итеп сине
Озаттылар Ерак Себергә.
Егерме биш! Ай-hай авыр еллар!
Түзмәс иде аңа тимер дә!

Егылмадың! Бирешмәдең, әткәй
Магаданның салкын җиленә.
Исән-имин Туган жиргә кайттың
Безнең янга - татар иленә.

Әнигә

Әни, сиңа җылы сүзләр әзлим
Әни, сиңа җырлар багышлыйм
Син дңньяга мине алып килдең
Карыныңда йңрткән табыш мин.

Исән чакта кадереңне белеп,
Бәхет телим сиңа тормышта.
Чикләнмәде синең изгелегең
Онытмамын соңгы сулышта.

Әни, сиңа ак теләкләр телим
Ак чәчәкләр үссен юлыңда
Тормышыңның уткән мизгелләре
Сөйләсеннәр синең турында.

Сөйләсеннәр алар оныкларга
Әни булу серен ачыклап
Онытмыйча без яныңа кайтыйк
азларыңны синең тансыклап.

Биш чәчәк

Бакчагызда үсте биш чәчәк.
Икесе кызыл, зәңгәр, сары, ак.
Чәчәкләрнең берсе син идең.
Ләкин белмим никтер тиз шиңдең.

Әллә минем җылы җитмәде?
Әллә яңгыр суын сипмәде.
Бакчагызда үсте биш чәчәк.
Бишнең берсе минем киләчәк.
Үссен, дидем, алдан өзмәдем
Тиздән шиңәчәген белмәдем.

Нишләдең син, чәчәк, нишләдең?
Син корыдың. Ә мин нишләрмен?
Бакчагызда үсте биш чәчәк.
Бишесе дә буген өзелде.
Кызыл чәчәк минем исемдә
Онытылмас ахры, төсе дә.

Ник корыдың син, кызыл чәчәк?
Җимерелде минем киләчәк.
Биш чәчәкнең бише биш төрле.
Тик кызылы үзгә шикелле.
Тормышта ул ата бер генә
Ләкин кала истә мәңгегә.

Кызыл чәчәк, тик кызыл чәчәк,
Исләремә минем төшәчәк.

Пять цветов

В вашем саду цвели ярко цветы
Два красных, синий, желтый и белый.
Одним из әтих цветов была ты
Но он быстро завял. Что же мне делать.

То ли тепла моего не хватало
То ли воды дождевой было мало.
В вашем саду цвели ярко цветы
Только в красный цветок я влюбился.

Я лелеял его- хорошей и расти
он быстро завял и к земле наклонился
Что случилось с тобой дорогой мой цветок
Что завял. Что мне делать. И стал одинок.

В вашем саду цвели ярко цветы
Но сегодня все сорваны смело
Красный цветок - в моей памяти ты
И другой полюбить не сумею

Красный цветок почему ты завял
Все разрушилось то о чем я мечтал.
Пять цветов- все разные они
Но только к красному душа моя лежит
Один лишь раз такой цветок цветет
Он вечно в памяти в душе моей живет.
Красный цветок не забыть мне тебя!
Лишь красный цветок вспоминать буду я!

Нишләдең

Белә идем синең "уйнаганны",
Хисләреңнең чынлап булмавын.
Нишлисең бит, бик яраттым сине
Ихтыярыма каршы бармадым.

Алып ташларга да йөрәгемнән
Бер уйладым, әмма кыймадым.
Кара чәчең, татлы иренеңнең,
Күзләреңнән синең туймадым.

Еллар узар, бәлки мин дә булмам.
Төшерерсең искә барсын да.
Югалмыйча синеә куңелеңнән
Мин торырмын синеә каршыңда.

Бергә уткән татлы минутларны
Кабат кайтарырга теләрсең.
Кире борып булмый елгаларны
Мәхәббәт тә шулай, күрәсең.

Лирическое

Я знал, что мною ты играла,
Я знал, что не любила ты.
Меня совсем тогда околдовала,
Так и не смог я от тебя уйти.

Твоими карими глазами,
Устами сладкими и черными власами
Я насладиться не успел.
Из сердца своего тебя я выбросить не смел и не сумел.

Возможно, уж когда меня не будет,
И кто-то, не я, в тебе любовь пробудит,
Все ж верю, что не исчезну из души твоей
И от того на сердце у меня становится теплей.

Минуты сладкие с тобой любил я проводить
Не сомневаюсь , их захочешь вновь ты возвратить.
Но как теченья рек не повернуть нам никогда,
Так не вернуть любовь- об әтом знаешь ты сама.

Шәфкать туташы

Шифа! Шәфкать!
Бер калыптан бу ике сүз.
Җан керттең, син ул сузләргә шәфкать кызы.
Кидең дә син ак халатың hәм калфагың
Кешеләргә багышладьң тормыш юлың.

Ак халатлы, саф куңелле шәфкать кызы!
Авыруларга йөрәгеңнән көч бирәсең.
Кирәк чакта кызганмыйсың үз каныңны.
Зарланмыйсың, еламыйсың, син түзәсең.

Авыр хәлен жинеләйттең, бик купләрнең,
Бик купләргә тазалык hәм саулык бирдең.
Авырсынмый башкардың син хезмәтеңне,
Авыруларның хәл-халәтен аңлый белдең.

Хөрмәт белән карыйм сиңа шәфкать кызы.
Озак яшә, сәламәт hәм бәхетле бул!
Гиппократ та көчле табиб булган кебек,
Кешеләргә биргән антка лаеклы бул!

Сестра милосердия

Милосердие и лекарство –
Әти два слова из общего корня, из доброго царства
Ты, сестра милосердия, в своей белой одежде.
Даешь жизнь тем словам, даришь людям надежду.

И не только одежда у тебя так бела
Символ чистой души - әто ты, медсестра.
В своей жизни частичку отдаешь людям вновь
Если нужно - больному ты отдашь свою кровь.

Твое сердце все терпит, не зная покоя
Но нельзя забывать, что оно ведь людское.
Лишь бы людям помочь, облегчить их страданья
Не считаешь за труд ты свое состраданье
Многим ты возвращаешь здоровье и жизнь

О себе забываешь, о себе ты молчишь.
Уважаю тебя, милосердья сестра,
Гиппократовой клятве ты знаю, верна
Будь здорова, счастлива, долго живи
Близкий мой человек, дорогой мой табиб!