Ссылки 
 
Представительство Ассамблеи народов Татарстана в Елабужском районе
Елабужское отделение «Общественные организации кряшен РТ»
Национально-культурная автономия марийцев Елабужского района
Национально-культурная автономия удмуртов Елабужского района
Национально-культурная автономия азербайджанцев г. Елабуги и Елабужского района
Фольклорный татарский ансамбль «Сююмбике»
Народный татарский ансамбль «Райхан»
Народный русский ансамбль «Забавушка»
Удмуртский фольклорный ансамбль «Инвожо»
Чувашский фольклорный ансамбль «Нарспи»
Детский фольклорный ансамбль «Сэйлэн»
Детский азербайджанский ансамбль танца «Назлы»
Детский фольклорный ансамбль «Марийские зори»
«Я родом из…»
Этнокультурные образовательные учреждения
МОУ «Старо-Куклюкская средняя школа»
МОУ «Больше-Шурнякская средняя школа»
Этнокультурный детский лагерь
Видеоуроки «Изучаем языки»

 

ВСЕРОССИЙСКАЯ НАУЧНО-ПРАКТИЧЕСКАЯ КОНФЕРЕНЦИЯ УЧИТЕЛЕЙ ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА И ЛИТЕРАТУРЫ «ПРОБЛЕМЫ НАУЧНО-МЕТОДИЧЕСКОГО СОПРОВОЖДЕНИЯ НАЦИОНАЛЬНОГО ОБРАЗОВАНИЯ В ПРИВОЛЖСКОМ ФЕДЕРАЛЬНОМ ОКРУГЕ»

 

ИНФОРМАЦИОН ХАТ

 

Казан (Идел буе) федераль университеты, этнокультура белем биру лабораториясе, Пермь краеның Барда районы муниципаль белем бирү идарәсе

 

2012 елның 24 февралендә Пермь крае Барда районы Березники урта мәктәбендә «Идел буе федераль округында милли мәгарифне фәнни-методик яктан тәэмин итү проблемалары» дип исемләнгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясен үткәрэлэр.

 

Конференциядә мәктәпкәчә балалар оешмаларында, башлангыч һәм урта мәктәпләрдә ана (татар) телендә белем һәм тәрбия бирүче барлык укытучылар һәм мәгариф хезмәткәрләре, югары белем биру өлкәсендә эшләүче укытучылар һәм галимнәр катнаша ала.

 

Конференция түбәндәге юнәлешләрдә эшләячәк:

  1. Идел буе федераль округы урта мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятын укыту проблемалары.

  2. Күпмилләтле мәктәпләрдә татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү пространствосын булдыру һәм үстерү проблемалары һәм тәжрибәсе.

  3. Татар мәктәпләрендә укыту һәм тәрбия өлкәсендэ төрле ресурслардан нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре.

  4. Башлангыч сыйныфларда татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен һәм тарихын өйрәтү тәжрибәсе.

  5. Без татарча сөйләшәбез»: балалар бакчаларында ана (татар) телендә тәрбия бирү мәсьәләләре.

 

Конференцияда катнашырга теләк белдергән кеше тәкъдим ителгән тематикага якын башка юнәлештәге доклад та әзерли ала.

Докладны әзерләү шартлары:

  1. Доклад титул битсез, рамкалар, сурәтләр һ.б.ш. символлар кулланылмыйча гына башкарыла.

  2. Мисал итеп китерелгән сүзләр, җөмләләр һ.б.ны курсив хәрефләр белән генә бирү киңәш ителә.

 

Текстны компьютерда җыю өчен төп техник таләпләр:

  1. Текстны Times Neu Roman; Кегль 14; поляны һәр яктан 2 см; юл белән юл арасында 1 интервал калдырып; абзацлар арасына интервал өстәмәскә; кызыл юлны 1,25 см итеп жыярга кирәк.

  2. Материалны «Документ Word-2003» итеп сакларга кирэк.

 

Чыгымнарны каплау суммасы оештыру комитеты тарафыннан 300 сум күләмендә билгеләнде (моңа конференция материалларын аерым җыентык итеп бастырып чыгару да керә). Бу сумманы түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 423630 РТ г. Елабуга, ул. Казанская, 89. Елабужский филиал К(П)ФУ, кафедра татарской филологии. Тазиевой Гульнар Загретдиновне.

 

Доклад һәм түбәндә курсәтелгән документлар электрон почта аша гына һәм 2012 елның 25 гыйнварына кадәр кабул ителә. Элемтәгә керү өчен электрон почта адресы: tat.kafedra.egpu@yandex.ru

Бер файл итеп әзерләнгән материал түбәндәгеләрдән торырга тиеш:

  1. Ирекле анкета: укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме; өй адресы, эш урыны, укытучының квалификациясе, доклад темасы (саналганнарны таблица формасында урнаштырыгыз).

  2. Өстә күрсәтелгән шартларга туры китереп төзелгән 3 бит күләмендәге доклад тексты.

  3. Акча түләнү турындагы квитанциянең сканерланган фотосурәте (бу - тираж санын билгеләү өчен кирәк).

 

Докладның башын эшләү үрнәге:

Сафиянова Ч.Д.,

Чувашия Республикасы 1 номерлы Шыгырдан урта мәктәбе укытучысы

 

ҖИРЛЕ (МИШӘР) СӨЙЛӘШ ШАРТЛАРЫНДА БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНА ӘДӘБИ ТЕЛ АВАЗЛАРЫН ӨЙРӘТҮ АЛЫМНАРЫ

 

Файдаланылган әдәбият текстта квадрат җәяләр эчендә номерланып бирелә, битләр саны күрсәтелә. Мәсәлән: [1: 23]. Эш азагында «Кулланылган әдәбият» исемлеге китерелә. Мәсәлән:

1. Татар теленең диалектологик сүзлеге. - Казан: Татарстан китап нәшр.-ты, 1969.

 

Оештыру комитеты