Ссылки 
 
 

Борынгы ташлар ни сөйли?

Раиф МӘРДАНОВ, Ирек ҺАДИЕВ


Гарәп язулы борынгы кабер ташлары, ягъни эпиграфик истәлекләр, татар тарихи чыганакларының мөһим бер төре булып тора. Борынгы Болгар, Алтын Урда дәверләре, Казан ханлыгы кебек чорлардан калган ташъязмалар гына түгел, ә соңгырак чорларга караган истәлекләрнең дә әһәмияте зур. Фәкать алардагы мәгълүматларны тирәнтен өйрәнергә һәм лаеклы дәрәҗәдә кадерли, саклый белергә кирәк. Моннан йөз яисә ике йөз ел элекке ташларны, борынгы түгелләр икән дип, битарафлык күрсәтү дәвам итсә, булганнары да уалып-ватылып юкка чыгып бетәчәк. Югыйсә, алар безнең газиз тарихыбыз! Әллә кайчангы борынгылыкны гына эзләп йөреп, якынрак тарихтагы кыйммәтле чыганакларны да кадерсезләсәк, Ходай да кичермәс, киләсе буыннар да гафу итмәсләр! Шуларны фәһемләп киңәш-табыш иткәннән сон, без үзебезнең туган төбәкләребез Әгерҗе һәм Кукмара районнарындагы барлык мөселман татар зиратларын соңгы елларда максатчан тикшереп чыктык, булган ташларның текстларын укып, күчереп алдык, фотога төшердек. Шулай ук безнең тарафтан Саба районы тулаем, Балтач районы өлешчә өйрәнелде. (Бу гамәлебезнең төп эш урыннарыбызга бәйле түгеллеген дә искәртик.)


Мәгълүмат өчен әйтеп үтик, 1998 һәм 1999 елларда Кукмара районына оештырылган фәнни экспедицияләребез нәтиҗәсендә 58 татар авылындагы 284 гарәп язулы кабер ташын өйрәндек. Әгерҗе районындагы 2000 елгы экспедицияләребез дәвамында 48 торак пунктка нисбәтле 226 кабер ташы исәпкә алынды һәм тикшерелде. Саба районында исә 1994, 2001, 2002, 2004 елларда 62 авылдагы зиратларда гарәп язулы 218 ташъязма өйрәнелде. Борынгырак дәверләрдәгеләрен генә карасак, Саба районында Алтын Урда чорына караган бер таш һәм Казан ханлыгы дәверенең моңарчы галимнәр тарафыннан өйрәнелмәгән ике ташын ачыкладык. XVII гасыр эпиграфик истәлекләреннән Кукмара районында биш, Әгерҗе районында тугыз таш өйрәнелде. Боларның кайберләре турында галимнәргә билгеле булса да, алар фәнни әйләнешкә кертелмәгән иделәр. Шул ук вакытта татар галимнәреннән Һ.Йосыпов һәм М.Әхмәтҗанов 1950- 1970 елларда күргән борынгы дүрт ташның хәзергәчә сакланмаган булуы да ачыкланды. XIX гасыр һәм XX гасыр башындагы күренекле мәгърифәтчеләрнең, тарихта исемнәре билгеле башка шәхесләрнең ташъязма истәлекләре дә табылды. Болар турында тәфсилләп язылган махсус мәкаләләребез булганга күрә, монда киңәеп тукталмыйбыз.


Менделеев һәм Алабуга районнарындагы татар авылларын да шул ук максатта тикшерү ниятебез алдан ук бар иде. Аллага шөкер, бу эшне башкарып чыктык. Шушы ике райондагы татар зиратларын өйрәнү өчен берничә сәфәр-экспедиция оештырдык. Иң беренче махсус сәфәребез 2004 елның 2 маенда булды, аннан соң шул ук елның 16-18 октябрь көннәрендә, 2005 елның 7-8 май һәм 12-15 октябрь көннәрендә килеп эшләдек. Нәтиҗәдә, Алабуга районының ун торак пунктындагы 407, Менделеев районының унөч торак пунктында 147 гарәп язулы ташъязма истәлек өйрәнелде.


Шунысы игътибарга лаеклы, без өйрәнгән төбәкләр арасында Алабуга районы, татар авыллары исәбе буенча башкалардан калышса да, ташъязма истәлекләрнең саны ягыннан (барлыгы 407) иң беренче урында тора.


Бу районнарда без өйрәнгән ташларның иң искеләре XVII гасырга карый, XVIII гасыр ташлары берәү дә юк, аннан соңгылары XIX гасыр (күпчелеге гасырның икенче яртысыныкы) белән XX гасырның башына нисбәтлеләр.


Элекке дәверләрдән алып, 1920 елларга кадәр булган гарәп язулы барлык ташлар да (1920-30 елларда куелганнары, фәнни әһәмиятләренә карап, сайланма рәвештә) безнең тарафтан исәпкә алынды, алардагы язмалар укылды һәм күчерелде, ташларның үлчәмнәре билгеләнде һәм ташлар үзләре фоторәсемгә төшерелде. Кызганычка каршы, ташларның сакланышы төрлечә. Элеккерәкләре генә түгел, XX гасыр башында куелган кайбер ташларның да кеше исеме һәм елы кебек фактик мәгълүмат язылган өлешләре ватылган яисә хәрефләре коелып-уалып беткән.


Үз тәҗрибәбездән чыгып шуны әйтә алабыз: республикабыздагы һәр татар авылының зиратын тулаем, тәфсилләп тикшерү ысулы кызыклы нәтиҗәләргә китерә. Эш уңайлыгы өчен без аларны хәзерге административ районнар чикләрендә өйрәнәбез. Гәрчә элекке төбәкара багланышлар (шул исәптән, эпиграфик чыганакларның үзенчәлекләре ягыннан караганда да) хәзерге район чикләре белән тәңгәл килми, һәм бу мөмкин дә түгел. Мәсәлән, шул ук Менделеев районындагы күпчелек авылларның тарихи үткәне Әгерҗе төбәге һәм Кама аръягы авыллары белән тыгыз бәйләнгән булса, Алабуга районындагы татарлар, нигездә, Мамадыш һәм Кукмара якларына ныграк тартылганнар. Өйрәнелгән ташъязма истәлекләр шушы төбәкләрдәге авыллар тарихы өчен кыйммәтле материал булып тора. Алабуга, Менделеев, Әгерҗе төбәкләрендәге татар авылларының тарихы турында махсус мәкалә язу ниятебез булганлыктан, мәсьәләгә хәзер тирәнтен кагылмыйбыз.
Алабуга төбәге эпиграфик истәлекләре


Алабуга районында иске ташъязмалар барлыгы ун торак пунктта: Алабуга шәһәренең иске мөселман зиратында, Морт, Илмәт, Иске Юраш, Атау, Татар Дөм-Дөме, Көек, Ядегәр, Салавыч һәм Каенлык авылларында табылды. Салавыч һәм Каенлык авыллары инде беткәннәр, зиратлары гына калган.


Ташларның иң күбесе Морт авылындагы ике зиратта: авыл эчендәге искесендә егерме һәм авыл читендәге яңа зиратта 130 ташны өйрәндек. Аннан кала Илмәт зиратында - 101, Алабугада - 52, Иске Юраштагы ике зиратта - 41, Дөм-Дөмдә 30 ташны тикшердек. Бүтән авылларда ташларның саны азрак.


Алабуга төбәгендәге иң борынгы таш Атау авылының «Ышна басуы» дип йөртелгән җирендә, Удмуртиянең Грахово районына керә торган Таулар (Горный Юраш) исемле, удмуртлар яши торган авылга ярты чакрымлап ераклыктагы иске зират урынында. Хәзерге вакытта иңе һәм буе 50x50 см чамасындагы ул ташның борынгы мөселман кабер ташы булганлыгы аңлашылса да, инде бернинди язу әсәре калмаган. Зират урыны сөрелгән. Атауда яшәүчеләр әйтүенчә, Таулар авылы урынында элек татар авылы булган, һәм бу таш шул авылны нигезләгән кешенеке, элек гарәп язулары шәйләнгән. Еллар узган саен, ташлар да уала, юкка чыгып бара шул. Алабуга район газетасында Р.Сәлимов язуына (1997 ел, 11 декабрь) караганда, Ташлы зират исеме белән йөртелгән урындагы бу ядкарьне галим М.Әхмәтҗанов, 1612 елда Тәңребирде исемле кеше җирләнгән, дип укыган булган. Шул мәгълүматка нигезләнеп, без бу таш калдыгын Алабуга төбәгендәге иң иске тарихи ташъязма истәлек дип әйтә алабыз.


Алабуга шәһәре зиратына кыскача күзәтү ясап үтик. Анда без тапкан иң иске таш 1860 елгы. Ул «Оренбург губернасы Бәләбәй өязенең Яңа Каргалы каръясенең морза Исмәгыйль Госман угылы»на куелган. Бу зат татар морзалары Еникиевлар нәселеннән. Еникиевларны Алабуга өязенең Тирсә волостенда эре җирбиләүче алпавытлар - морза Тәфкилевлар нәселе белән туганлык җепләре бәйләгән. Тирсә волостенда Еникиевларның да җир һәм урман биләмәләре булган. Шул сәбәпле, Исмәгыйль морзаның Алабугада җирләнгән булуы очраклы түгел.


Алабугада электән яшәп, өяз идарәсендә һәм төрле канцелярия эшләрендә хезмәт иткән морзалар нәселе Сакаевларга бәйле ташлар да бар.


Ахун Әхмәтситдыйк Мәсгудинең җәмәгате Бибәсма мулла Әхмәтситдыйк кызына куелган ташта аның кырык ел балалар укытып, 76 яшендә, 1914 елда бакый дөньяга күчүе белдерелгән.


1911 елда вафат иткән 2 нче сыйныф укучысы Өммегөлсем Шәрәфетдин кызы Альмашеваның 1 метр 25 см зурлыгындагы мәһабәт кабер ташына «Өммегөлсем моңлана» исеме астында уелган шигьри юллар уйландырырлык:
Әй, әти-әнинең иркәләп
Мине сөйгәннәрен
Җәннәтнең бар рәхәтенә
Бирмәмен меңнән берен.
Хуре гыйльман иркәләвендә дә
Тапмыйм һич тә тәм,
Булмагач янымда
Шәфкатьле әнәм илә әтәм.


Укучы бала исеменнән әйтелгән бу сүзләр, чорына күрә, шактый кыю булганнар. Чөнки алар ислам өйрәтмәләренә каршы килә.


Алабуга шәһәре зиратында башка төбәк кешеләре дә шактый җирләнгән икән. Мәсәлән, Малмыж өязе Адай авылы (хәзер Кукмара районына керә), Лаеш өязе Каз авылы, Чистай өязе Күгәрчен авылы (хәзер Балык Бистәсе районында), Чаллы кантоны Шәңгәлче авылы (хәзер Түбән Кама районында), Нөркәй авылы (хәзер Сарман районында) кешеләренә, Казан мещаны Исмәгыйль Гыймадетдин улы Сәгыйтовка (1908 елда вафат), Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында туып, Казанда яшәгән педагог һәм журналист Якуб Хәлилинең 1911 елда вафат булган улына һ.б. куелган ташлар бар. Мөхәммәтлатыйф Хәлфинның 1879 елда Теләнче Тамак авылында (хәзер Тукай районында) туган, 1914 елда 35 яшендә дөнья куйган кызы Рабигага - Нурулла Әлмөхәммәтов хатынына куелган истәлек ташы да шундыйлардан.


1914 елда вафат Рабига Мөхәммәтлатыйф кызына куелган таш. Алабуга шәһәре зираты. Ташны уючы - Морт авылының Закир мәзин


Морт авылы эчендәге иске зиратта сакланып калган ташлардан иң әүвәлгесе 1821 елга карый, ул Фәритшаһ Нәсифгали улы исемле затка куелган. Бу зират 1901 елда ябылып, шул елдан авыл читендә яңа зират ачылган дигән хәбәр дөреслеккә туры килә. Чынлап та, хәзер дә гамәлдәге зиратта 1901 елдан да элеккерәк ташъязмалар юк. Бу ике зираттагы эпитафик истәлекләр, нигездә, бер үк кеше тарафыннан эшләнгәннәр. Ул - шушы авылның мәзине Мөхәммәтзакир Шакир улы. Кайбер ташларда ул үзенең исемен дә күрсәткән. Ләкин исеме булмаганнарының да язу үзенчәлеге, бизәкләре һәм ташның эшләнеше буенча аныкы булуы аңлашыла. Шулай ук Алабуга, Менделеев, Әгерҗе, хәтта Саба төбәгендә дә аның тарафыннан эшләнгән ташларны күп очраттык. Бу затның кайчан вафат булуы безгә билгесез, 1930 елларда аның кулы белән язылган ташлар Морт зиратында бар. Ул чордагы ташларның кайберләре бер ягына гарәп, икенче ягына латин язуы белән уелган. Мөхәммәтзакир мәзин язган ташлар төрле шәкелдә: бик зур һәм зиннәтлеләре булган кебек, гадирәк, кечкенә һәм аз язулылары да бар. Ул уйган ташларга хас үзенчәлекләрнең берсе - һәр ташка диярлек, төп мәгълүматтан тыш, гарәп һәм татар телендәге фәлсәфи:
Әҗәл тартып торыптыр җәя илән ук,
Яшеренер җир, качар дәрманымыз юк,


яисә:
Безнең күк сез дә килерсез монда,
Коръән укыңыз рухыма көн дә, -


дигән кебек, уйландыра торган шигъри юлларның күплеге.


Морт авылы зиратындагы ташларда да төрле төбәкләргә бәйле затларның ташлары очрый. Якын-тирә генә түгел, мәсәлән, 1909 елда дөнья куйган «Бөгелмә шәһәрендә сәүдәгәр Габдрахман мулла Бәһаветдин угылының кызы Бибизәйтүнә» кебекләрнең дә ташлары бар.


Зиратларда кабер ташларының бик күп төрле шәкелдәгеләрен очратканыбыз булса да, Морттагы кебек өч кырлысын моңарчы күргәнебез юк иде. Биеклеге 115 см, ә өч ягының да киңлеге 33 см булган таш өч кешегә уртак куелган. Анда 1906 елда 35 яшендә үлгән Әхмәт хаҗи кызы (исеме коелган) һәм Мөхәммәтзакирның ике кызы: 1906 елда бер яшендә вафат булган Бибинәфисә белән 1907 елда дүрт яшендә җан тәслим кылган Маһибәдәр исемнәре уелган.


Илмәт авылында исә күпчелек ташларның бүтән бер оста тарафыннан уелганлыгы күренә. Безнең фикеребезчә, бу авылның таш уючы үз осталары булган. Илмәт зиратындагы ташларның гадәттән тыш күп булуы да шуның белән аңлатылса кирәк. Алар эре хәрефле һәм аз язулы булулары белән аерылып тора. Илмәттәге ташларны уючының исеме билгеле түгел. Шул бер үк оста тарафыннан язылган ташлар бу төбәктәге башка авылларда да күп. Илмәттәге икенче бер төрдәге ташларны язучылардан 1884 елгы ташта Насыйбулла Хәсәнгата улы исеме һәм 1906 һәм 1913 еллардагы ташларда Галимҗан Шакир улы исеме очрый.


Илмәт авылында Шаһигалләм исемле кешегә XX гасыр башында куелган таш


1805 елда Киекле авылыннан Илмәткә килеп имам булган «Кабули Мөхәммәд Фәезхан мөриде» (ягъни Бохара шәһәрендәге Фәезхан Кабули исемле мәшһүр шәехнең шәкерте) Йосыф хәзрәт Имангол улына куелган таш аерым әһәмияткә ия. Аның кайсы елда вафат булуы әйтелмәгән, бары тик 85 яшендә дип кенә язылган. Йосыф хәзрәтнең җәмәгате Мөхибҗәмал Зәбир кызы исеме шул ук ташның икенче ягына язылган. Ул 1847 елда вафат, диелгән. Сүз уңаеннан шуны да искәртик, XVIII гасыр ахырында мәшһүр татар әдибе һәм галиме Габдеррәхим Утыз Имәни дә Бохарада Фәезхан Кабули мөриде булган.


Шушы ук зиратта Закир хәзрәт улы Хөснимәрданның ташына «Илмәт карьясендә 26 сәнә имам булып, милләтебезгә ихлас илән хезмәт кылды» сүзләре язылып, 1915 елда дөнья куюы белдерелгән һәм аны мактау сүзләре язылган.


Дөм-Дөм авылындагы 1862 елгы ташта мулла Хөҗҗәтулла, 1886 елгы ташта Мамадыш өязе Комазан авылының Шаһимәрдан Ибраһим улы, 1913 елгы ташта Түбән Ушмы (хәзерге Мамадыш районында) авылының Әхмәт Әхтәмҗан улы Аппакый исемле таш уючылар булганлыгы беленә. 1933 елда вафат булган мулла Мирсәет мулла Әсфәндияр улына Дөм-Дөм зиратында куелган ташның бер ягы гарәп, ә икенче ягы латин язулары белән уелган.


Дөм-Дөм авылында Галиәсгар Габдрахман улына куелган таш. 1886 ел. Ташны уючы - Шаһимәрдан Ибраһим улы


Иске Юраш авылындагы ике зиратта да кызыклы ташлар бар. Мәсәлән, авылның Түбән Оч (2 нче мәхәллә) зиратында, дәфтәр битенә язылгандай, бик вак кына язулы ике таш әһәмиятле. Аларның беренчесе 1861 елда 71 яшендә вафат булган мулла Нәүширван Рахманкол улына куелган. Таштагы язуларда аның турында шактый мәгълүмат бирелгән. Бу хәзрәт үзе Бәләбәй өязендә туган һәм 1818 елда Йәбраш авылында (Йәбраш (Җәбраш) - Юрашның искечә аталышы) имамлык итә башлаган. Биеклеге бер метрлы, иңе 28 сантиметрлы булган бу ташның алгы ягына 29, ә икенче ягына 20 юллык текст уелган. Күршесендәге шундый ук зурлыктагы һәм нәкъ шундый вак язулы таш Нәүширван хәзрәтнең 1864 елда 72 яшендә дөнья белән хушлашкан җәмәгате Шәмселкамәр Хәсән кызына куелган. Ташта аларның Йәбраш авылында икәүләшеп 46 ел белем бирүләре, бик күп шәкертләре калуы, әмма үз варислары булмавы һ.б. мәгълүматлар теркәлгән. Бу ташның алгы ягына язылган 25 юлны укып була, ә дәвамы җир астында, арткы ягында җиде юл, уң ягында 21 юл һәм сул ягына дүртьюллык текст язылган. Мондый вак кына язулы ташлар Менделеев районындагы Бәзәкә авылында һ.б. зиратларда, сирәк булса да, очрады.


Иске Юраш авылында Нәүширван Рәхманкол улы кабере. 1861 ел


Иске Юрашның шул ук зиратында икенче мәхәлләдә илле елдан артык имамлык иткән мулла Шаһимәрдан мулла Габделфәез улына куелган таш та игьтибарга лаеклы. Ул 1918 елда 76 яшендә вафат булган. Күрәсең, ул алдарак телгә алынган Нәүширван хәзрәттән соң имамлык итә башлаган.


Иске Юрашның беренче мәхәллә зиратында да аталы-уллы имамнарга: 1878 елда 65 яшендә вафат булган мулла Мөхәммәдгалим мулла Сабит улына һәм 1919 елда 63 яшендә дөнья куйган мулла Һади Мөхәммәдгалим улына куелган эпитафик истәлекләр сакланган.


Салавыч авылы зиратындагы унбер ташның иң элеккесе 1809 елгы.


Ватандашлар сугышы чорындагы тарихи вакыйгаларга бәйле ташлар да бар зиратларда. Мәсәлән, Илмәт зиратында 1919 елның 26 маенда һәлак булган 249 нчы укчы полк солдаты - Казан өязе Карауҗа авылының (хәзер Яшел Үзән районында) 23 яшьлек Шәйхетдин Хөсәен улына куелган таш бар. Ә Көек авылындагы ташъязма текстын тулаем күчерәбез: «Шәмсебану Шәмсетдин кызы. 1918 елда 15 сентябрьдә 60 яшендә вафат. Кызыл Армия Дутов армиясен куганда куркып килеп вафат булды. Яздырды угылы Дәүләтҗан. Морт авылыныкы».


Алабуга төбәге белән Саба ягының элекке чордагы тарихи бәйләнешләрен ача торган ташъязма мисаллары да кызыклы. Саба районының Казанчы Бигәнәй авылындагы зират эчендә таш койма белән бүлеп алынган зур гына аерым каберлек бар. Ул «Бигәнәй ишаны» дип танылган, шул авылда имамлык иткән һәм халыкны дәвалау белән дә шөгыльләнгән Вәлиәхмәт ишан Мөхәммәтгалим улының нәселенә нисбәтле. Бу каберлектәге бер таштан аңлашылганча, Вәлиәхмәт ишан Алабуга ягы кияве булган икән. Ягъни ташларның берсендә Әсфәндияр мулла Гаделшаһ улы Мозаффаровның 1918 елның 3 февралендә кияве ишан хәзрәткә кунакка килгәч, 85 яшендә дөнья куюы язылган. Ташта шулай ук Әсфәндияр хәзрәтнең Сатыш авылы мәдрәсәсендә укып, сигез ел Бохарада белем алганнан соң, Дөм-Дөм авылында 45 ел имам булып торганлыгы һәм бу ташны улы Мирсәет ясатып куйдырганлыгы да теркәлгән (Дөм-Демдә Мирсәетнең үз ташы да барлыгы алдарак әйтелде).


Бигәнәй каберлегендәге дистәгә якын кабер гашы Морт авылының Мөхәммәтзакир мәзин тарафыннан уелган. Ташларның өчесендә ул үз исемен дә күрсәткән, калганнарының да аның тарафыннан язылган булуында шигебез юк. Бер ташта «Атау Җәбраш иленнән мосафир Алабуга хаҗи Мөхәммәтҗан...», икенчесендә «Җәбраш иленнән килеп 13 яшендә вафат кыз бала Бибиәминә менла Әсфәндияр кызы», янә берсендә Илмәт авылына бәйле сүзләр булуы да үзара бәйләнешләрне дәлилли.
Менделеев төбәге эпиграфик истәлекләре


Менделеев районына керә торган татар авылларыннан зиратларында фәнни әһәмияткә ия ташъязма истәлекләр сакланганнары барлыгы унике булды. Алар: Абалач, Бәзәкә, Илкә, Камай, Песәй, Татар Кокшаны, Татар Ахтиялы, Татар Сарсазы, Татар Тәкәше, Тугыҗа, Тойма һәм Турай. Менделеев шәһәренең мөселман зираты һәм төбәк тарихы музеендагы ике таш та өйрәнелде. Болардан иң күп ташлар Бәзәкә зиратында сакланган, без теркәп ялганнарының саны 42. Абалач зиратында 36 һәм Камайда 31 ташны теркәдек. Калган авылларда ташлар исәбе күп түгел. Бу авылларда табылган иң борынгы ташъязмалар XVII гасырга карый. Бәзәкә авылы янындагы Көчәнде дип аталган җирдә (элек анда шул исемдәге татар авылы булган), иске зират урынында борынгы таш булганлыгы турында фәндә мәгълүм иде. Бәзәкәдә яшәгән төбәк тарихы белгече Фәйзелхак абый Хөснетдинов (1916-2005) сөйләвенә караганда, 1930-1940 елларда анда борынгы ташлар берничә булган. 1955 елда Казан галимнәре Н.Воробьев һәм Г.Хисаметдинов бер ташны килеп караганнар, бик әһәмиятле дип билгеләгәннәр. Гәрчә алар тарафыннан тексты укылмыйча һәм язып алынмыйча калган. 1957 елда басылган бер фәнни җыентыкта алар аны Казан ханлыгы дәверенеке дип язганнар. Шуннан соң борынгы эпиграфик истәлекләрне өйрәнгән галим Һарун Йосыпов бу ташны XVII гасырныкы дип билгеләгән. 1970 елларда аны галим М.Әхмәтҗанов та килеп күргән. Инде без дә шул ташны күрик дип барсак, Көчәндедә, вак-төяк таш кисәкләреннән гайре, язулы ташлар сакланмаган булуы ачыкланды. Авыл халкы аның кая киткәнлеген әйтә дә алмады. Күңел сиземләве белән Менделеев каласындагы төбәк музеена кереп сорашкач, Көчәнде ташының шунда китерелгән булуын белдек. Язуы бик таушалганлыктан, текстын ныклап укырга мөмкин түгел. Сүз уңаеннан искәртик: 2000 елда Алабугада нәшер ителгән Бәзәкә тарихы турындагы китапның 113 нче битендәге шушы таш фоторәсеме астына «болгар кабер ташы» диелгән язу хакыйкатькә туры килми. Чөнки ул таш Болгар чорыныкы түгел, ә XVII гасырныкы.


Ул чорда куелган мөселман татар кабер ташлары аерым бер үзенчәлеккә ия. Аларда Болгар һәм Казан ханлыгы дәверендәге эпиграфик истәлекләрнең традициясе сакланган. Ташның очлы өске өлешендәге традицион чәчәкле бизәк һәм текстының язылышындагы үзенчәлекле элементлары шуны раслый. XVII гасырдагы мондый ташларның уючы-язучысының да исеме билгеле. Ул - Килмөхәммәт Ишмән улы.


XVII гасыр кабер ташларының Менделеев районындагы Бәзәкә һәм Турай авылларында барлыгын Һ.Йосыпов русча хезмәтендә (1960) телгә алып кына киткән. Шулай ук Бәзәкә (Көчәндедәге таш), Тугыҗа, Турай, Песәй авылларында да шул чор истәлекләре барлыгын галим Марсель Әхмәтҗанов язып чыккан иде. Ул 1970 елларда бу яклардагы борынгы ташларны өйрәнгән. Ләкин Бәзәкә зиратындагысын һәм Татар Ахтиялындагысын күрмәгән. Шулай ук М.Әхмәтҗанов күршедәге Әгерҗе районының Салагыш, Рыс, Кодаш һәм Эсләк авылларында да XVII гасыр кабер ташлары булуын язды. Без исә Әгерҗе районындагы зиратларны тикшереп, шул ук дәвер ташларының Тирсә, Тоба, Наҗар, Чишмә, Иж-Бәйки авыллары һәм Әгерҗе шәһәре зиратларында да барлыгын ачыкладык. Кукмара районындагы мөселман татар зиратларын тулаем тикшергәндә, анда да XVII гасырга караган шундый ук типтагы биш, Балтач районында бер һәм Саба районында бер, Лаеш районында бер таш булуын ачыкладык. Шул рәвешчә, Әгерҗе, Кукмара, Балтач, Саба районнарындагы кебек үк, Бәзәкә авылы һәм Ахтиял зиратларындагы XVII гасыр ташлары фән өчен моңарчы билгесез иде. Болар, һичшиксез, кызыклы ачышлар дип бәяләнергә хаклы. Менделеев районында сакланган XVII гасыр ташъязма истәлекләре барлыгы җидәү:


1) Песәй авылы зиратында Җәдегәр угылы Айтуганга 1678 елда куелган таш;


2) Турай авылында Турай угылы Чуашайга хатыны Туйсолтан 1679 елда куйдырткан бик мәһабәт таш. Чуашайның ике улы: Йосыф һәм Ишали булулары да бу ташта теркәлгән;


3) шул ук Турай авылы зиратында Бибулды угылы Мәсгутькә агасы Биморза 1680 елда куйдырткан таш. Ташта Бибулдының атасы Байсыбы баба булуы да язылган;


4) Тугыҗада Әкил угылы Балтачка 1692 елда куелган таш. Анда Әкилнең әтисе Байкилде булуы да язылган;


5) Бәзәкә зиратында Йөзекәй угылы Айманга 1689 елда куелган таш. Аңа ташны әтисе куйдыруы язылган;


6) Бәзәкә янындагы Көчәнде дип аталган урыннан Менделеев музеена алып кителгән һәм хәзер шунда саклана торган таш. Аны Чураш (Йөзәй) бигә 1689 елда хатыны Зәйнәп куйдырткан;


7) Татар Ахтиялы авылында Ишекәй (?) исемле затка хатыны Тукыйбикә 1697 елда куйдырткан таш.


Песәй авылы зиратында Җәдегәр угылы Айтуганга 1678 елда куелган таш, янында металл «кием»е


Ахтиялдагысының кеше исеме ташта бик буталчык, хаталы итеп язылган (хаталы язу һәр дәвер ташларына да хас күренеш). Ташка уелган исемне без Ишекәй дип укыдык.


Үзләренә язылган елларыннан күренгәнчә, боларның иң борынгысы Песәй авылында. Аның яхшы сакланышын тәэмин итү өчен моннан берничә дистә еллар элек махсус металл «кием» ясалган. Аны кем эшләгәнлеген ачыклап булмады. Ләкин ул, кем генә булса да, бик игелекле эш башкарган.


Әлеге ташлар арасында Турай улы Чуашайга куелганы моңа кадәр без күргән шул чор ташларыннан аермалырак. Беренчедән, ул тоташ таш рәвешендә булып җиргә батырып куелмыйча, уртасы уелган махсус таш аскуйма өстенә бастырылган. Икенчедән, ул заман ташлары, гадәттә, бер метр чамасы биеклектә булсалар, монысының биеклеге 1 метр 41 сантиметрны тәшкил итә. Ягьни мәһабәт зурлыгы белән дә аерылып тора. Шулай ук Турай зиратында XVII гасырга караган ике таш булуы да игътибарга лаек. Моңарчы бер зиратта ул чорның ике ташы булган бер генә авыл - Кукмара районының Мәмәшир авылы гына билгеле иде.


Татар Ахтиялы авылындагы 1697 елгы таш


Турай улы Чуашайга куелган ташның елы «тарих мең дә туксанда...» урынына «тарих мең дә дүрттә...» дип ялгыш укылу сәбәпле, датасы 1596 ел дип бер фәнни хезмәткә дә кереп киткән (Саттаров Г. Татарстан АССРның антропотопонимнары... - Казан, 1973,204 б.).


Тугыжа авылындагы ташның язуы бик тузган булганлыктан, кайбер сүзләрне тануы бик читен иде. Андый четерекле урыннарын шул ташның Менделеев шәһәре музеенда саклана торган, 1970 елларда төшерелгән фоторәсеменнән карап тулыландырдык.


Кайбер ташларга аларны уючыларның да исемнәре теркәлгән. Мәсәлән, Турай авылының XVII гасырга караган ике ташында һәм Песәй авылындагы ташта уючысы «Ишмән угылы Килмөхәммәд» исеме язылган. Бәзәкәдәге XIX гасыр ташларында Бәшәр һәм Хәйрелбәшәр, 1908 елгы бер ташта Галиәхмәт Миңнәхмәт улы исемнәре очрый. Күп кенә авылларда Морт авылының Закир мәзин уйган ташлар бар. Һәрберсендә ташны уючының исеме күрсәтелмәсә дә, ул эшләгән ташлар үзенчәлекләре белән аерылып торалар.


Игътибарга лаеклы кайбер ташларга аерым тукталып үтик. Мәсәлән, Бәзәкә зиратында 1827 елда «Бөр буй Сәрдек авылының Гатиятулла Ишмөхәммәт улы»на куелган зур гына таш бар..«Бөр буй Сәрдек» дигәндә, хәзерге Кукмара районының Бөр исемле елга буендагы Зур Сәрдек авылы күздә тотылган. Аеруча кызыклы ташлардан Бәзәкә авылында XIX гасырның башларыннан ук старшина булып торган Шонкаров һәм Бәшәровлар нәселенә караган кабер ташларын әйтик. Алар бер тирәдәрәк. Хәрефләре коелып, ташлары уалганнары да бар. Язулары таныла торганнарыннан берсе - 1852 елда 68 яшендә вафат булган Зәйнелбәшәр Шонкар улына куелган, икенчесе - 1883 елның 17 ноябрендә 71 яшендә вафат булган Шәмсетдин Зәйнелбәшәр улы Шонкаровка куелган таш. Анысында 1884 елның 4 июнендә 10 тәңкә хак белән Гыйльмелбәшәр яздырып куюы да күрсәтелгән. Бу нәселгә бәйле өченче таш 1898 елның 9 мартында вафат булган Шәмселбәшәр улы Гыйльмелбәшәргә куелган.


Болардан тыш, 1895 елда вафат булган мулла һәм мөдәррис Мөхәммәтсалих Мөхәммәтсадыйк улы Гаделшинга кияве -- мулла Таҗетдин Мөхәммәтшакир улы Габдессәламов язып куйган таш һәм, текстында язылуынча, «Бәзәкә авылының беренче мәхәлләсендә кырык елга якын имам булып, 1924 елда 60 яшендә вафат булган Фәтхетдин мулла Габделхәлим улы Сәйфуллин»га куелган таш та әһәмиятле.


Песәй авылындагы бер ташның ике ягындагы язулардан бу авылның берничә буын муллалары исемнәре ачыклана. Бер ягында 1887 елда 76 яшендә дөнья куйган мулла Мөхәммәтсадыйк бине мулла Сафура, ә икенче ягына 1891 елда вафат булган мулла Мөхәммәтфатыйх бине мулла Әхмәтшакир бине Мөхәммәтсадыйк исемнәре уелган.


Татар Сарсазында 56 ел дәвамында имамлык итеп, 1916 елда 86 яшендә дөнья куйган мулла Сираҗетдин мулла Габделлатыйф улының ташы сакланган. Камай авылы зиратындагы бер тирәдәрәк торучы ташлар бер үк нәселгә карыйлар. Аларга «Хәлимә Бигәй хатыны» (1861 ел), «Госман бине Бигәй бине Бикбау» (1871 ел), «Бәдигыльҗәмал Хәбибулла кызы, Госман хатыны, 70 яшендә» (1854 ел), «Әхмәтҗан бине Бигәй бине Бикбау» (1885 ел) кебек мәгълүматлар язылган.


Татар Кокшаны авылында электәге җирбиләүче морзалар нәселеннән Исхак Ибраһим улы Янбулатовка 1897 елда куелган таш бар.


Абалач авылы зиратында «...мулла Бәхтияр мулла Нәзир угылы Убалачта 72 яшенә кадәр имам булып, 1844 сәнәдә вафат...» дип язылган һәм мулла Ибраһим мулла Бәхтияр угылының 78 яшендә 1889 елда вафат булуын белдереп куелган ташлар бар. Шул ук зираттагы бер истәлектә 1923 елда 9 яшендә вафат булган Мөхәммәтсалих Һидәятулла улының ташында уелган:
Сабый вакытымда дөньядан кичтем,
Оҗмахка туры инде мин очтым, -


юллары кызыклы.


Елы бик үк иске булмаса да, Абалачта «Закир ибне дамелла Җарулла әс-Сатыши»га 1934 елда куелган таш игътибарыбызны җәлеп итте. Чөнки Саба районындагы Сатыш авылы зиратында бу Закирның әтисе - имам, мөдәррис, дамелла Җарулла бине мулла Бикмөхәммәднең 1869 елгы затлы ташын күргән идек.


Илкә авылы зиратында XIX гасыр ахыры - XX гасыр башларында ясалган элекке чардуганның таштан түгәрәкләп эшләнгән һәм кирпечтән өелгән баганалары тора.


Менделеев шәһәренең иске мөселман зираты өлешчә генә сакланган. Анда без күргән иң элекке таш - 1921 елгы.
* * *


Мәкаләбезне йомгаклап шуны әйтәсе килә: Кукмара, Әгерҗе, Саба, Алабуга, Менделеев районнарында урнашкан (әлегә Балтач районын кертмичә) 191 торак пункттагы 1282 эпитафик истәлек өйрәнелгән икән, бу инде зур нәтиҗә. Һәрхәлдә, табигый таушалу сәбәбеннән дә, адәм баласы үзе уйлап чыгарган ясалма афәтләр һәм игътибарсызлык аркасында да елдан-ел юкка чыгып, мәңгелеккә бетә баруларын исәпкә алганда, бигрәк тә мөһим нәтиҗә. Югыйсә, 30-40 еллар элек кенә галимнәр күргән борынгы ташлардан кайберләренең хәзер әсәре дә юк. Шулай ук, соңгы елларда КамГЭСның су биеклеген күтәртү сәбәпле, берничә ел элек кенә Әгерҗе төбәгендә без күреп өйрәнгән 163 таш су төбенә олактырылырга тора. Ә борынгыдан татар авыллары урнашкан Ык һәм Агыйдел буйларындагы өйрәнелмәгән ташъязмаларның күпмесе су астында калачак?! Шулай итеп, ташка язылган татар тарихының йөзләгән нөсхәсе мәңгелеккә югала бара. Ә без үз кулыбыздан килгәнне башкардык һәм башкара торабыз. Тик берәмләп тикшереп, язуларын өйрәнгән һәм фоторәсемгә төшерелгән эпитафик истәлекләрне җыентыклар рәвешендә бастырып, шул төбәкләрдә яшәүче халыкка җиткерәсе килү хыялыбыз әлегә тормышка ашмыйча тора. Мөмкинлекләре булган район хакимиятләре дә бу изге гамәлнең чыгымнарын әлегә үз өсләренә алырга ашыкмыйлар.


Раиф МӘРДАНОВ,
Казан дәүләт университеты доценты,


Ирек ҺАДИЕВ,
Татарстан Милли китапханәсе директоры урынбасары